Яңалыклар

Вт

20

мар

2012

Мөнәҗәт - күңелләргә бер шифадыр

Актанышның Җәмигъ мәчетендә 18 март көнне мөслимәләр белән мөнәҗәтләр әйтү кичәсе оештырылды. Бәйрәм рухын алган әлеге чарага Актаныштан һәм районыбыз авылларыннан 100 гә якын мөслимә килгән иде.

Далее Комментариев: 0

Пт

16

мар

2012

Татарстан Республикасы финанс министры видеоэлемтә аша гражданнар белән аралашачак

20 нче март көнне Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р.Гайзатуллин  видеоэлемтә аша гражданнар белән аралашачак. Татарстан Республикасы финанс мәсьәләләренә кагылышлы сораулары булган гражданнарның гаризалар  белән Актаныш финанс-бюджет Палатасына мөрәҗәгать итүләре сорала. Белешмәләр өчен телефон:  3-21-68.

Комментариев: 0

Пт

16

мар

2012

Спорт инвентарьлары кайтты

Мәгариф учреждениеләрен спорт инвентарьлары белән тәэмин итү федераль программа кысаларында, ТРның яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан Актаныш балалар һәм спорт мәктәбенең чаңгы базасына узган атнада 13 пар чаңгы комплекты, хоккей һәм фигуралы шуу белән шөгыльләнүчеләр өчен 10 пар тимераяклар кайтты.

Комментариев: 0

Чт

15

мар

2012

Каныңны бүләк ит — тормышны саклап кал!

“Каныңны бүләк ит — тормышны саклап кал!” девизы астында бүген Такталачык авылы табиблык амбулаториясе базасында Яр-Чаллы шәһәре кан алу үзәгеннән бер төркем табиблар райондашларыбызны кабул иттеләр. Актанышның төрле авылларыннан фельдшерлар җитәкчелегендә килгән 100 дән артык донорның 72 се башкаларны коткару хакына үз каннарын тапшырдылар.

Далее Комментариев: 0

Чт

15

мар

2012

Татарга тылмач кирәкми, дисәләр дә

 

Бүген Актанышның 1 нче санлы мәктәбе базасында Мөслим, Сарман, үзебезнең Актаныш районы мәктәпләреннән чит тел укытучыларының  республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

Далее Комментариев: 0

Чт

15

мар

2012

Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың

Яз белән беррәттән авыл хуҗалыгы өчен иң әһәмиятле чорларның берсе – язгы кыр эшләре якынлашып килә. Алда торган әлеге җаваплы чорга хуҗалыкларда техникаларның әзерлеген карау максатында 14нче март көнне “Нигез” ҖЧҖдә район хуҗалыклары инженерлары катнашында техник күзәтү оештырылды.

Далее Комментариев: 0

Чт

15

мар

2012

"Алтын алка" безнеке!

 

13 -14 март көннәрендә Актанышның “Лачын” боз спорт сарае кунаклар кабул итте – биредә 1998-2000 нче елгы кызлар  арасында “Алтын алка” клубы призына хоккей буенча Бөтенроссия ярышларының республика этабы финал турниры узды. Ярышларда республикабызның иң көчле 4 командасы – Байлар Сабасыннан “Тимерхан”, Мамадыш, Казан, һәм Актаныштан “Лачын” (тренерлары А.П.Долгов) көч сынашты. 

Далее Комментариев: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации