Актанышта алдынгылар җыены узды

Районыбызда һәр яңа ел башында борылып артка карап, узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясау, хезмәт уңганнарын бәяләү, хөрмәтләү максатыннан алдынгылар җыены уздырыла. 11 нче февраль көнне әлеге күркәм чара район мәдәният сараенда үтте.

“Узган 2010 елгы корылыктан соң, быел ел бик әйбәт килде. Басу-кырларыбыздан бик мул уңыш җыеп алдык. Моның өчен мин бар игенчеләребезгә ихлас зур рәхмәтләремне җиткерәм. Хезмәтенә күрә хөрмәте диләр. Шушы алдынгылар слетын үткәрүгә без 2.5 млн сум чыгым тоттык, аның 2млн. сумы  премия рәвешендә таратыла”,- диде район башлыгы Э.Н.Фәттахов, алдынгыларны бәйрәм белән котлап. Район башлыгы ел дәвамында һәр тармакта башкарылган эшләр, уңышлар турында да  сөйләде: “Елны 1млрд. 300 млн. сум  табыш белән төгәлләдек, әлбәттә, монда терлекчеләребезнең өлеше зурдан. Мәгълүм булганча, төп табыш чыганагы терлекчелек тармагында. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында барысы 31 мең мөгезле эре терлек бар, максатыбыз – аларның санын 40 мең башка чыгару.

Без кулыбыздан килгәнчә тырышырга, эшләргә тиеш. Хуҗалыкларда булган технологияләрне саклаган хәлдә, яңа инвестицияләр кертергә ниятебез -  шунсыз алга үсеш була алмый. “Әнәк” агрофирмасы базасында кошчылык комплексы проекты әзерләнә, ит өчен терлек үстерү һәм хәләл продукциясен җитештерүне җайга салу, “Актаныш агрегат  заводы”нда автокомпонентлар җитештерүне арттыру – менә шулар безнең алда торган эшләр”, - дип алда торган бурыч-максатлар белән таныштырды, хезмәт уңганарына рәхмәтләрен җиткерде Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов.

2011 нче елда район икътисадын тагын да ныгыту, алда торган социаль бурычларны хәл итү, хуҗалык, оешма һәм предприятиеләрнең табышлы эшләүләрен, хезмәт коллективларының  һәм аерым кешеләрнең хезмәт нәтиҗәләре белән кызыксынуларын арттыру максатында, муниципаль район башлыгы, район авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек идарәсе агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты раслаган ярыш шартлары нигезендә, түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр бүләкләнде:

-аерым профессияләр арасында 2011 нче елда иң югары күрсәткечләргә ирешкән тырышларга “үз һөнәренең остасы”номинациясе;

-хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр һәм социаль сфера учреждениеләре арасында;

-ел дәвамында авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында, район хакимияте башлыгы һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белән үзара төзелгән бөтен килешүләрне үтәгән хуҗалыклар арасында;

әнәгать һәм авыл хуҗалыгына, халыкка хезмәт күрсәтүче, төзелеш оешмалары арасында конкурс нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы оешмалар”  арасында;

-халык ихтыяҗларын мөмкин кадәр тулырак канәгатьләндерү өстендә даими эшләгән, 211нче елда югары күрсәткечләргә ирешкән социаль хезмәт күрсәтүче оешмалар арасында;

-игенчелек, терлекчелек тармагында хезмәт куючылар арасында 2011 нче елда урып-җыю чорында югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар арасында;

-район күләмендә ел әйләнәсендә югары тулай сөт җитештереп, бер сыерга исәпләгәндә, 7 мең кг артык сөт савып алган савымчылар арасында;

-2011нче елда район күрсәткеченнән югары нәтиҗәләргә ирешкән, тулай җыем 2000 центнердан арттырган савымчылар арасында;

-2011нче елда үз тармакларында югары уңышка ирешкән белгечләр арасында;

-игеннәрне теземгә салуда үзйөрешле чапкычлары белән 20000 гектардан күбрәк эш башкаручы механизаторлар арасында;

-”Ягуар” турагычында 20000 тонна, “Дон-680”дә 15000 тонна, “Полесье-250”дә 10000 тоннадан артык азык әзерләгән мехнизаторлар арасында;

-ел буе эшләп, язгы һәм көзге кыр эшләрендә катнашып, нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар, шоферлар;

-ел дәвамында терлекчелек тармагында югары күрсәткечләргә ирешкән терлекчеләр;

-югары күрсәткечләргә ирешкән яшь белгечләр арасында иң уңган булганнар хөрмәтләнде, бүләкләнде.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации