"Дулкыннар" милли үзаң тәрбияли

2006 елдан башлап Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге «Дулкыннар» республикакүләм бәйгесен оештыра. Актаныш районында аңа сайлап алу турлары октябрь аенда башланды, бәйгедә барысы 50 кеше катнашты. Узган атнада бәйгеләрнең район этабы ябылды.

Һәр ел саен ул татарның бер бөек шәхесенә багышлана. Узган елларда бәйге, әйтик, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнашева, Фәнис Яруллинның түгәрәк даталарына туры китереп уздырылды. Быелгысы исә композитор Мансур Мозаффаровның тормыш юлын һәм иҗатын үзәккә ала.«Дулкыннар»ның нәкъ бу шәхес иҗатына мөрәҗәгать итүе дә юкка гына түгел. Быел бөек композиторның тууына 110 ел тула. Һәм фестиваль бу уңайдан узырылучы бәйрәм чараларын ачып җибәрә.

Әлеге бәйгенең төп максатына килгәндә, ул балалар һәм яшүсмерләрдә Ватанга карата мәхәббәт, күренекле әдипләрнең тормышы һәм иҗаты үрнәгендә милли үзаң, эстетик караш тәрбияләү кебек бик мөһим функцияләрне үзалдына куя. Бүген татар концертларында професиональ композиторлар әсәрләрен бөтенләй дә башкармыйлар. Заман эстрадасы наркотик кебек. Бертөрле ритмның кабатлануы башка бәрә һәм шул рәвешле сине исертә. Үзешчән композиторлар бүгенге яшьләрнең күңелен эчтәлек яки күңелне дулкынландыручы көй белән түгел, ә тавыш, ут эффектлары, ритм белән яуларга тырыша. Ә Сәйдәшев, Яхин, Мозаффаров, Фәйзи, Хәбибуллин әсәрләре күңелгә үтеп керә. «Дулкыннар» бәйгесе яшьләр игътибарын классик музыкага юнәлтә, һәм аның кыйммәте дә шунда.


Бәйге вокал, нәфис сүз, рәсем, оркестрлар номинацияләре буенча үткәрелә. Актаныш районында сайлап алу турлары октябрь аенда башланды, бәйгедә барысы 50 кеше катнашты. Узган атнада бәйгеләрнең район этабы ябылды. Жюри балаларның чыгышлары белән танышты, алар арасыннан конкурста катнашу өчен иң лаеклыларын сайлап алды.Нәтиҗәләргә килгәндә, вокал номинациясе буенча I урын булмады.

IIурында- Ислам Кәлимуллин (Актаныш гимназиясе);

Искәндәр Шәрәпов (Актаныш гимназиясе);

 Чуракай авылы вокаль ансамбле;
III урында – Сөмбел Газизова (Актаныш гимназиясе);

Ильвира Габетдинова (Зөбәер ав.);

Нәфис сүз сөйләүчеләр арасында

I урында Рамис Хәсәнов (Чуракай ав.);

Илсинә Тимирова (Актаныш гимназиясе);

II урында Сәлахова Айсинә  (Чуракай ав.);

IIIурында Зөфәр Нуретдинов (Актаныш гимназиясе);

Рәсем номинациясе буенча

I урында Азат Газизҗанов (Сәфәр ав.);

II урында Язилә Шәйхелисламова (Сәфәр ав.);-

III урында  Ракипова Зәһинә (Яңа Әлем ав.);

Иң оригиналь рәсем дип Чуракай мәктәбеннән Айсинә Сәлахова рәсеме табылды.

«Дулкыннар»ның республика туры һәм  Гала-концерт март башында Казанда узачак, анда Актаныштан җиңү яулаган 14 укучы катнашачак.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации