Терлекчелек тармагы буенча январь аена нәтиҗә ясалды

14 февраль көнне “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов җитәкчелегендә терлекчелек  тармагы буенча январь ае эш нәтиҗәләренә багышланган “Форма №24”киңәшмәсе узды.

Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе  Д.Харисов, идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, баш хисапчылар, ферма мөдирләре катнашты Район хуҗалыкларында терлекләрнең баш санын саклап калу, үсеш алу, ит һәм сөт җитештерү, алардан табыш алу турында киңәшләштеләр әлеге чарада..

Утырышта ферма мөдирләренең эшләренә бәя бирелде.

Январь ае эш нәтиҗәләре буенча, 1 урынга “Әнәк” агрофирмасы хуҗалыгы чыкты һәм татар халкының элек-электән иң якын дусты, тормыш иткәндә иң зур ярдәмчесе һәм җитезлек, алдынгылык билгесе саналучы ат сыны белән бүләкләнде. 2 урынга “Ташкын” хуҗалыгы, 3 урынга Н.Баян исемендәге хуҗалык чыкты.

Әкренлек, артталык билгесе – ташбака сыны инде өченче ай рәттән “Саф” хуҗалыгына юл алды.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации