Мөфти Мәүлидләр үткәрә

Мәүлид ае кысаларында Республикабыз Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов бүген Актанышка килде. “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә ул имамнар, авыл башлыклары белән белән очрашты. Чарада, шулай ук, ТР Президенты каршындагы дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин һәм Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты.

 Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов мәүлидләр укыды, Диния нәзарәтенең киләчәккә планнары белән таныштырды, имамнарның сорауларына җавап бирде. Район мөхтәсибеЛәес хәзрәт Галләм биредә үк район мөхтәсибәтенең 2011 ел эшчәнлеге буенча хисап бирде. Бүген районыбызда 45 мәхәллә, барысы 39 мәчет бар. Әҗәкүл, Яңа Байсар, Шәрип авылларында мәчетләр төзелеп бетү алдында. Район халкына 39 имам-хатыйп хезмәт күрсәтә: аларның 3се югары дини белемгә ия, 4се - урта дини белемле, тагын өчесе Мәскәүдәге Ислам университетында белем ала. Ләес хәзрәт урыннардагы проблемалар хакында да сөйләде, бигрәк тә, мәчетләрне җылыту, имамнарга хезмәт хаклары бирү турындагы сорауларны ассызыклады.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации