Әфган сугышы тәмамлануга 23 ел

9 ел да 51 көн дәвам итә Әфган сугышы. Татарстан республикасы анда 260 лап кешесен, ә районыбыз 6 сөлектәй егетен югалтты. Интернационалист- сугышчыларны искә алу көнендә ел саен митинг уздырыла. Быел да 14 февраль көнне әфганчылар, аларның якыннары, хәрбиләр, өлкән сыйныф укучылары Җиңү паркына җыелдылар.

Митингта район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Шәмсунова, яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе И.Габделхәев, район хәрби комиссары Ф.Усманов катнашты.” Тарих бу сугышка үзенең бәясен бирде. Шушы сугышта катнашучыларны без берничек тә онытырга тиеш түгелбез. Җиңү паркына килеп сугышта үлгәннәр истәлегенә чәчәкләр салырга мөмкинлегебез бар. Бүген биредә 10-11 сыйныф укучылары да катнаша.Без районда хәрби-патриотик тәрбияне көчәйтергә, армиядә илебез тынычлыгын саклаячак егетләребезне сау-сәламәт, кыю йөрәкле, спортта чыныккан итеп күрергү телибез.Бу көннәрдә рйонда төрле чаралар хәрби-патриотик рухта уздырыла”,- диде Л.Шәмсунова үз чыгышында.

 

Татарстан Республикасы хәрби коммисариатының район бүлеге башлыгы Ф.Усманов та совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 23 еллыгын билгеләп үткән бу көндә барлык әфганчыларга изге теләкләрен юллады, яшьләрне Ватанны саклардай лаеклы кешеләр булып үсәргә өндәде. Ул 15 февральнең башка кайнар нокталарда һәлак булган солдатларны искә алу көне икәнен дә искәртте.Аннары мәңгелек ут янында, әфганчыларга куелган һәйкәл-бюстлар янында чәчәкләр-веноклар салынды.

Район мәдәният сараенда дәвам иткән чара Менделеевск районыннан “Шурави” интернационалистларының төркеме концерты белән башланып китте. Сугыш кырында туган җырларның нәкъ менә әфганчыларның үзләре башкаруында яңгыравы күпләребез күзләрен дымландырды, йөрәктәге яраларны кузгатты. Әфган сугышы ветераннары ассоциациясенең Яр-Чаллы шәһәрендәге вәкиле- А.Ә.Галиев районыбызның 5 әфганчысына: И.Измайлов, И.Хәбибуллин, С.Хаҗиев, Н.Харисов, Ф.Ваһаповларга медальләр тапшырды.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации