Волейбол ярышлары дәвам итә

Волейбол буенча район чемпионатының авыл командалары арасындагы ярымфинал уеннарында 4 төркем җиңү өчен көч сынашты.

Сәфәр авылы командасы богадылыларга 1:2 исәбеннән җиңелде. Пучы командасы Чалманарат авылы егетләрен 2:0 исәбеннән җиңде. Нәтиҗәдә, 3-4 урыннар өчен көрәштә Сәфәр һәм Чалманарат командалары очрашты, исәп 2:0, Сәфәр авылы волейбол командасы файдасына. Волейбол буенча район чемпионатының финал өлеше 10 март көнне, район хезмәтчәннәренең Спартакиадасында узачак.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации