Инвалидлар өчен уңайлыклар тудыру

Бүген “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә районыбыз инвалидлар җәмгыяте әгъзалары Республика инвалидлар җәмгыяте рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Рифат Шаһит улы Ганибаев белән очраштылар. Чарада, шулай ук, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Җ.Шәмсунова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе А.Ф.Гыйздәтуллина, җирлек башлыклары катнашты.

Республика инвалидлар җәмгыяте рәисе Рифат Ганибаев 2011-2015нче елларга каралган «Доступная среда» дәүләт программасы, аның максатлары, тормышка ашырылышы белән таныштырды, сорауларга җаваплар бирде.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации