Якташыбыз хөрмәтләнде

Кичә район мәдәният сараенда якташыбыз – язучы, пародияләр һәм эпиграммалар остасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге республика бүләге иясе Ләбиб Леронның иҗат кичәсе гөрләде. Кичәдә аның иҗатташ дуслары, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, язучының иҗатын яратучылар катнашты.

Сәхнәдән Актаныш сәнгатькәрләре Ләбиб Леронның шигъри тәлгәшләрен дә, юморескаларын да, билгеле шәхесләргә атап иҗат иткән эпиграммаларын да халыкка тәмле итеп авыз иттерде.

“Агыйдел дулкыннары” иҗади берләшмәсе әгъзалары якташыбызны түгәрәк юбилее белән котлап, үз иҗат җимешләрен җиткерделәр, Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге белән берлектә истәлеккә картина бүләк иттеләр.

Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов юбилярны ихлас тәбрикләде, “50 яшь ул – инде түбәтәй кияр вакыт җитте дигән сүз”,- дип, аңа татар түбәтәе кигерде.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации