Батырлар Чаллыга җыелды

17-19 февраль көннәрендә Чаллы шәһәре татарча көрәш үзәгенә әверелде. Нәкъ шул вакытта биредә “Ватаным Татарстан” газетасының герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә турнир узды.

Көрәш бәйгесенең быел өч көнгә сузылуының төп сәбәбе- көрәшчеләрнең ике тапкыр җиңелгәнгә кадәр бил алышуы белән бәйле. Көрәш белгечләре фикеренчә, мондый алым келәмдә гаделлекне арттыра, турнирга ел буе әзерләнгән егетләрдә җиңүгә өмет өсти. Чөнки беренче әйләнештә үк ике көчле көрәшче дә, ике “капчык” та бергә эләгергә мөмкин. Беренче оттырудан ук төшеп калу системасы булса, көчлесе медальсез кала, көчсезе алга үрмәләргә мөмкин.

Муса Җәлил исеме белән бәйле бәйгедә җиңү яулау бер дә җиңел түгел. Хәтта татар көрәшендә иң көчле саналган егетләргә дә. Шуңа күрә ярышта ел саен чемпионнар алмашына, ә алдагы ярышны откан җиңүчеләрдән бик азына гына үз титулын саклап калу бәхете тәти.

Безнең Актаныш районыннан әлеге турнирга атказанган спорт мастеры Илфир Әнвәров җитәкчелегендә 10 көрәшче юл алды. Илнар Насрыев биш әйләнеш үтеп, 6 нчы урынга ия булды. Раил Сираев исә 4 әйләнештән үтеп, шулай ук, 6нчы урынга лаек булды.

 "Ватаным Татарстан" газетасы материалларыннан файдаланылды.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации