«Созвездие-Йолдызлык-2012» XII республика фестиваленең район этабына нәтиҗә ясалды

Актанышта «Созвездие-Йолдызлык-2012» XII республика фестиваленең район этабын ябу кичәсе 18 нче февраль көнне район мәдәният сараенда узды.

Ялгыз башкаручы, фольклор ансамбль, вокаль ансамбль, конферанс номинацияләрендә район авыл һәм үзәк мәктәпләре, балалар бакчаларыннан барысы 2000 меңнән артык бала катнашып, көчен сынаган. Фестивальнең лауреатлары исеменә исә 79 номер лаек дип табылган. “Созвездие-Йолдызлык”та иң-иңнәр дип бәяләнгән чыгышлар бу бәйрәмдә хөрмәтләнде, бүләкләнделәр.

Авыл балалар бакчалары арасында

1нче урын – Киров,

2 нче урын – Иске Кормаш,

3 нче урын – Пучы;

район үзәге балалар бакчалары арасында

1нче урын – 4 нче санлы “Әтәчкәй”,

2 нче урын – 7 нче санлы “Алтынчәч”, 6 нчы санлы “Каенкай”,

3 нче урын – 2 нче санлы “Ромашка” бакчалары.

“Кояшкай”, Яңа Әлем бакчалары уңышлы чыгыш ясаучылар дип бәяләнделәр.

Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында

1нче урын – Уразай,

2 нче урын – Чуракай, Яңа Әлем,

3 нче урын – Зөбәер, Яңа Кормаш;

төп урта белем бирү мәктәпләре арасында

1нче урын – Тат.Суыксу,

2 нче урын – Пучы, Киров,

3 нче урын – Сәфәр, кадет-интернат мәктәбе;

район үзәге төп урта белем бирү мәктәпләре арасында

1нче урын – 1 нче санлы Актаныш, 2 нче санлы Актаныш,

2 нче урын – Актаныш гуманитар гимназия-интернаты,

3 нче урын – 80 нче санлы һөнәри лицей.

     Чалманарат, Иске Кормаш, Качкын, Богады, Такталачык мәктәпләре уңышлы чыгыш ясаучылар дип бәяләнделәр.

Лауреатлар истәлек бүләкләре һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации