Чаңгычылар "Гаилә эстафетасында"

18 февраль көнне Актанышның “Бүләк” трассасында спорт сөюче гаиләләр арасында чаңгы эстафеталары узды. Ярышта барысы 20 гаилә катнашты, көч биреп торырга килүчеләр саны исә дүрт мәртәбә күбрәк иде.

Чалманарат авылыннан Гыйлфановлар гаиләсе бу көнне районның иң спортсөяр гаиләсе булып танылды – Нәҗип, Рәйханә, кызлары Айсылу һәм уллары Айбулат бар ярышларда да катнаштылар, өстәвенә, һәрберсендә җиңү яуладылар.

Әти-әни категориясендә ярышучылар арасында финиш сызыгына беренчеләрдән булып, Энгель Нәвап улы һәм Сәрия ханым Фәттаховлар килделәр.

II урында алда искә алынган Гыйлфановлар гаиләсе, III урында исә Актаныштан Фоат һәм Ләйлә Маликовлар.

Әни, әти, кыз категориясендә ярышучылар арасында I урынны Чалманараттан Гыйлфановлар, II урынны Актаныштан Дилүсә, Филүс һәм Ләйсән Зиннуровлар, III урында Гөлшан, Азамат һәм Гөлзадә Биктимеровлар гаиләсе.

Әни, әти һәм уллары арасында барган эстафета бәйгеләрендә беренчелекне кабат Чалманараттан Гыйлфановлар яулады. II урында – Пучы авылыннан Мөнир, Ләйсән һәм Ленар Гыйлмановлар, III урында – Актаныштан Инзилә, Рамил һәм Данил Кирамовлар.

Җиңүчеләр һәм призлы урыннарга ия булучыларга Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации