Яшьләр мәдәният министры урынбасары белән очраштылар

Район мәдәният сараенда бүген яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм активлары Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Г.А.Нигъмәтуллина белән очраштылар. Чараны Актаныш муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Җ.Шәмсунова алып барды. Очрашуда, шулай ук, район аппарат Советы җитәкчесе А.С.Кәрамов та катнашты.

- Актанышта мәдәният тармагына игътибар зурдан. Узган 2011нче елда Актаныш мәдәният йорты театры “Идел-йорт” халык театрлары республика фестивалендә Мостай Кәримнең “Кыз урлау” спектакле белән Гран-при яулап кайтты. “Татар моңы” халыкара фестивалендә “Наз” һәм “Сәйяр” вокаль ансамбльләре лауреат исеме яуладылар. «Моң патшабикәсе – Әлфия Авзалова» “проекты белән грант оттыгыз. Шимбә көнне “Созвездие – Йолдызлык” фестиваленең район этабын ябу өлешен карадым – 4 сәгатьтән артык барган тамашаны халык кымшанмый да, йотылып карады. Бу – үзе үк актанышлыларның мәдәнияткә карашы, игътибары турында сөйләүче мисал, минемчә, –  безнең район сәнгатькәрләре һәм сәнгать сөйгән халкына карата шундый мактау сүзләре белән башлады үз чыгышын очрашуның кунагы Гүзәл Азат кызы. Ул республикада мәдәният өлкәсендәге яңалыклар, перспектив проектлар, программалар белән таныштырды.

Чарада, шулай ук, район Башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы И.Габделхәев, район аппарат Советы җитәкчесе А.С.Кәрамов чыгыш ясадылар.

Очрашуның рәсми өлешеннән соң, халкыбызның яраткан җырчылары – якташыбыз Лилия Муллагалиева һәм Айгөл Бариева тамашачыларга концертларын тәкъдим иттеләр.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации