Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

23 февральдә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Актаныш муниципаль районы җитәкчеләренең Спартакиадасы узачак.

Ярышларда авыл җирлеге башлыклары, администрация, оешма –предприятие, хуҗалык җитәкчеләре катнаша. Бәйгеләр барысы 12 төрдә: чаңгы ярышы, йөзү, шахмат, өстәл теннисы, шорт-трек, кул көрәше, бильярд, дартс, гер күтәрү, пневматик мылтыктан ату, волейбол, аркан тартышу. Спартакиаданы ачу хакимият бинасы каршында сәг. 9.00га билгеләнгән. Тулырак мәгълүмат http://aktanysh.tatarstan.ru/сайтында.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации