Яшь чаңгычыларны хөрмәтләделәр

26-29 январь көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы беренчелегенә  узган чаңгы ярышларында Актаныш районы кыз-егетләре (остазлары Г.Мансуров, Р.Нуриәхмәтов) авыл районнары арасында мәртәбәле беренче урынны яулап кайтканнар иде. Бүген район башлыгы Э.Н.Фәттахов аларны җиңүләре белән котлады.

“Чаңгы спорты җиңел төрләрдән саналмый. Мондый уңышларга ирешүдә, әлбәттә, трненерларның өлеше зурдан - үз һөнәрләренә бирелгән, эш методикасын яхшы белгән, балалар белән эшли белгән остазлар булганда гына уңышлар була,  җиңүләр яулана. Шулай ук, әзерлек өчен безнең тарафтан ярдәм, тиешле шартлар тудыру мөһим. Бу уңайдан, быел яңа чаңгы базасы сафка басачак. Димәк, сезгә алда да яңа җиңүләр телим!”- дип, рәхмәт әйтеп, Энгель Нәвап улы кыз-егетләрнең кулларын кысты.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации