21 февраль - Халыкара туган тел көне

Халыкара туган тел көне — 21 февральгә билгеләнгән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм. 1999 елның ноябрендә кабул ителә, 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятның төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан билгеләп үтелә.

Халыкара туган тел көне өчен нәкъ 21 февраль көнен сайлау очраклы түгел. 1952 елның 21 февралендә Пакьстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелә. Соңрак илнең көнчыгыш өлеше Бангладеш дәүләтенә әйләнә.

Татарстанда ел саен бу көнгә багышлап чаралар  оештырыла.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации