Китап - белем чишмәсе

Актаныш үзәк китапханәсендә 21 февраль көнне райондашыбыз,  язучы Әмирҗан Моталлаповның “Абыну” китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Китапханә хезмәткәрләре тырышлыгы белән оештырылган әлеге чарада Әмирҗан абый үзе һәм 80 нче санлы һөнәри лицей укучылары катнашты.

Укучыларда китапка кызыксыну уяту йөзеннән, әсәрнең кыскача эчтәлеге бәян ителде.

Әмирҗан Моталлапов үз чыгышында исә әдәби әсәрне язу, образлар тудыру, тема табу һ.б. шундый иҗат процессы барышы хакында сөйләде. Укучылар арасында иҗат белән шөгылләнүчеләргә үзенең һәрчак ярдәмгә әзер икәнлеге хакында белдерде.

Райондашыбыз, Татарстан язучылар Берлеге әгъзасы Әмирҗан Моталлапов өч дистәдән артык повесть һәм роман, меңгә якын шигъри әсәр авторы. Бүгенге көндә район китапханәсендә аның “Яшьлегем кайтавазы”, “Абыну”, “Гаярь зат”, “Чын кеше”, “Без – актанышлылар”, “Үзеңнеке – үзәктә”,”Авылда давыл”, “Яшимен язлар көтеп”, “Мин җебек түгел” дигән китаплары укучыларга тәкъдим ителә.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации