Күлмәкне яңа чагында, сәламәтлекне яшьтән сакла

Районыбыз спортчылары даими рәвештә республика, төбәк ярышларында катнашып, күркәм җиңүләр яулап кайталар. Соңгы көннәрдә узган бәйгеләр, аларның нәтиҗәләре белән таныштырабыз.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең шахматчылар җыелма  командасы 18 февраль көнне Балтач районы агрохимсервис җәмгыяте кубогы өчен ярышларда катнашты. Киров өлкәсе, Мари-Эль һәм Татарстанның иң көчле комндалары арасында барган бу регионара ярышта актанышлылар 2 нче урынны яулап кайттылар.

 Ватанны саклаучылар көненә багышлап, 17 февраль көнне гер спорты буенча Минзәлә шәһәре ачык беренчелегенә ярышлар  үтте. Актаныштан остаз Илнар Нәбиев җитәкчелегендә спортчылар бәйгедә үз мөмкинлекләрен күрсәтеп кайттылар. Үз үлчәмнәрендә Әлфис Мостафин - I, Алмаз Хәмидуллин – II, Динар Вәлиев – III, Айгиз Хәләфетдинов IV урынны яуладылар.

 Ватанны саклаучылар көненә багышлап,  өстәл теннисы буенча Нефтекама шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләренең ачык беренчелегенә ярышлар  үтте. Актаныштан остаз Булат Солтанов шәкертләре биредә күркәм нәтиҗәләргә ирешеп кайттылар: Марат Солтанов - I, Булат Исламов, Ләйсән Лотфуллина – II, Динар Ибнеев III урыннарга лаек булдылар.

 Пермь шәһәрендә узган бадминтон буенча Россия беренчелегенә шәхси һәм команда ярышларында Татарстанның җыелма командасы составында райондашыбыз Илнар Ибнеев та катнашты  һәм уңышлы чыгыш ясады. Остазы – Алгинат Гәрәев.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации