Күп укыган - күп белер

 

Район китапханәсенә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгыннан 500 мең сумнан артык бәягә китап кайтты. Бу бәһасез хәзинәне үзәк китапханә хезмәткәрләре исәпкә алу, авыл китапханәләренә тарату белән шөгыльләнәләр.

Китаплар, нигездә, туган телебездә. Узган 2011нче ел бөек шагыйребез Габдулла Тукай елы дип игълан ителгән иде, шуңа күрә шагыйрь иҗаты, аның тормыш юлын, эшчәнлеген өйрәнүгә багышланган әсәрләр зур урын алып тора. Шулай ук, классика, балалар өчен матур әдәбият, рус язучыларының китаплары да бар.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации