Ил карты да сиңа башын иеп, "Мөгаллим", дип зурлап эндәшә

Бүген Актанышта “Ел укытучысы – 2012” бәйгесенең йомгаклау өлеше узды. Анда  Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Әһлетдинова җиңеп чыкты.

 Бәйгенең беренче этабы мәктәпләрдә, икенчесе – районда үткәрелгән иде. Анда укытучылар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, эссе, видеоматериаллар, шәхси вэб-сайтлар әзерләгәннәр иде. Шулай ук, дәресләр күрсәттеләр.

Бәйгеләрдә барысы 29 мәктәп катнашты, бары тик Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбе генә бәйгедә көч сынашуны кирәк санамады.

“Ел укытучысы – 2012” бәйгесенең бүгенге финал өлешендә 8 конкурсант укытучы катнашты: Латыйпова Ләйсән – аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2нче санлы мәктәбе география укытучысы;

Хисамова Айсылу – Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы;

Фәтхуллина Людия - Тат. Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы;

Латыйпов Ирек – Тат. Суксу урта гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысы;

Нуруллин Рушат – Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең рәсем укытучысы;

Әһлетдинова Ландыш – Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Солттанов Нәсих – Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы;

Фәхразиева Илина – Актаныш гуманитар гимназия-интернаты инглиз теле укытучысы.

Әлеге мөгаллимнәр мастер-класслар тәкъдим иттеләр, Татарстан Республикасында 2012 нче ел - тарихи-мәдәни мирас елы, дип игълан ителүгә багышлап, мәгариф сәясәтчеләре белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырдылар.

Мәртәбәле жюри катнашучыларга бәя биргән арада, Актаныш муниципаль район Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе В.М.Салихов “Татарстан Республикасының тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча ел укытучысы” конкурсында катнашучыларны котлады. Актаныш гуманитар гимназия укытучысы Сибгатуллин Р. Т. әлеге бәйгенең район этабында 1нче урын, Минзәлә шәһәрендә узган зона ярышында 2 нче урын алып, диплом белән бүләкләнде.

“Ел укытучысы – 2012” бәйгесенең җиңүчеләре исеменә түбәндәге укытучылар лаек дип табылды:

III урында –Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең рәсем укытучысы Рушат Нуруллин;

II урында - аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2нче санлы мәктәбе география укытучысы Ләйсән Латыйпова;

I урында - Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Әһлетдинова. Республика күләмендә узачак “Ел укытучысы – 2012” бәйгесендә Л.Әһлетдинова районыбыз данын яклаячак.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации