Паспорт алдык кулларга

Актаныш гражданлык актларын теркәү бүлегенең тантаналар залында бүген 14 яше тулган Россия Федерациясе гражданнарына паспорт тапшырдылар.

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, бәйрәм төсе белән оештырылган әлеге чарада 30 яшүсмер тормышларындагы иң төп документка ия булдылар. Тантанага Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Җ.Шәмсунова, ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Ф.З.Вәгыйзова, ата-аналар катнашты.

Алар егетләрне олы тормыш юлына аяк басарга әзерләнүләре белән котладылар, изге теләкләрен юлладылар.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации