Җитәкчеләр җитезлек - осталыкта көч сынашты

23 февральдә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Актаныш муниципаль районы җитәкчеләренең Спартакиадасы узды.

Ярышларда авыл җирлеге башлыклары, администрация, оешма –предприятие, хуҗалык җитәкчеләре – барысы  100 гә якын кеше катнашты.

Бәйгеләр 11 төрдә: чаңгы ярышы, йөзү, шахмат, өстәл теннисы, шорт-трек, кул көрәше, бильярд, дартс, гер күтәрү, пневматик мылтыктан ату, волейбол буенча барды.

Җитәкчеләр арасында, ярышларда көч сынашып җыелган баллар күләме буенча, җиңүчеләр билгеләнде:

40 яшькәчә хатын- кызлар арасында

I урында - Вәлиева Р.(Киров мәктәбе директоры);

II урында – Фазлыева Л.(Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы);

III урында – Галимҗанова Р. (Актаныш гуманитар гимназия-интернат директоры);

40 яшькәчә ир-атлар арасында

I урында - Вәлиев Л. (“Саф” хуҗалыгы җитәкчесе);

II урында – Әхмәтов Р.(Теләкәй мәктәбе директоры);

III урында – Гарипов Д.(Яңа Әлем мәктәбе директоры);

45 яшькәчә хатын-кызлар арасында

I урында - Хафизова Л. (кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Татарстан территориаль идарәсе ЯрЧаллы бүлекчәсе җитәкчесе);

II урында – Имаметдинова М. (Яңа Әлем балалар бакчасы мөдире);

III урында – Шәймәрданова Г. (Уразай мәктәбе директоры);

45 яшькәчә ир-атлар арасында

I урында - Фәттахов Э.(Актаныш муниципаль район башлыгы);

II урында – Мирзаянов И.(“Тамыр” ҖЧҖ җитәкчесе);

III урында – Ханов М.(район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән).

Гомуми нәтиҗәләр буенча, мәртәбәле I урынны мәктәп директорлары яулады. II рында – оешма җитәкчеләре командасы, III урында исә – Актаныш муниципаль район администрациясе командасы.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации