Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттаховның район халкына мөрәҗәгате

Алда көтелгән Рәсәй Президентын сайлаулар уңаенннан, Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов Актаныш массакүләм мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре белән очрашты. Сайлауларга карата фикерләре белән уртаклашты, район халкына мөрәҗәгать итте.

Без бик зур сәяси вакыйга алдында торабыз. Сайлаулар моңарчы да үтә иде, ләкин бу кадәр катлаулы сайлауларны булыр дип күз алдына да китерми идек.

Декабрь аенда Рәсәй Думасына сайлаулардан соң, җәмгыять, ил үзгәрде – Мәскәүдә булган чыгышларга барыбыз да шаһит. Катлаулы дип атавымның беренче сәбәбе шул булса, икенчедән, бу – гади сайлаулар гына түгел, ил башлыгын, Рәсәй президентын сайлыйбыз. Илнең беренче йөзе сәясәтне ничек алып барауга карап, бөтен яшәешебез, киләчәк тормышыбыз билгеләнә. Шуңа күрә, бик җаваплы сайлау алды вакыйгасы белән эш итәбез.

Минем фикеремчә, бездә сайлау системасы бик үк эшләнеп бетмәгән. Шул ук йөзләр, инде ничәнче мәртәбә шул ук кандидатлар. Югыйсә, без аларның кайберләрен конкрет эш нәтиҗәләре буенча белмибез дә.

Ә инде Мәскәүдәге вакыйгаларга килгәндә, кешеләр митингка чыга икән, хакимият аларның фикеренә колак салырга тиештер. Әмма әлеге митинглар оешуның зур сәбәпләренең берсе - чит көчләрнең тәэсире. Көчле Рәсәй бүген беркемгә дә кирәк түгел. Җиребездә соңгы вакытта барган хәлләрне барыбыз да беләбез, ишетәбез, күрәбез. Бигрәк тә, гарәп илләре, Ирак, Ливия, Сирия, Египет - төбенә төшеп карасаң, бу чуалышларның төп сәбәбе булып җирнең табигый ресурсларына, энергетика чыганакларына, нефть, газ чыганакларына ия булу теләге тора. Моны без үз халкыбызга җиткерергә тиеш дип исәплибез. Ул яклап караганда, Рәсәй табигый ресурсларга бик бай, зур мәйданлы ил. Бүген читләргә көчле Рәсәй кирәк түгел. Чит көчләр өчен, төп максат булып, Рәсәйне таркату, аның ресурсларына ия булу тора.

Шул ук вакытта, Мәскәүдә халыкның митингларга чыгуының сәбәбен чит көчләргә генә кайтарып калдыру дөрес түгел. Турысын әйтергә кирәк: бу - соңгы елларда ил җитәкчелеге алып барган сәясәттә күпмедер ялгышлыклар булуын да күрсәтә, моны инкарь итеп булмый. Җитәкчелек мәйданда күтәрелгән сорауларга колак салмаса, илдә алып барыла торган курсның программаларын үзгәртмәсә, идарә дә итә алмас иде. Президентлыкка кандидат В.В.Путин инде җиде мәртәбә халыкка төрле программалар белән мөрәҗәгать итте. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша үзенең киләчәкне ничек күрүен җиткерде. Болар - президентлыкка кандидатның халык яки оппозицион партияләр биргән сорауларга җавабы.

Без - татарстанлылар өчен сайлауларның тагын бер җаваплы ягы бар – президентлыкка кандидат В.В.Путинның ышанычлысы - безнең беренче президентыбыз М.Ш.Шәймиев. Бу исә безгә икеләтә җаваплылык өсти. М.Ш.Шәймиев үзенең чыгышында Владимир Владимирович турында: “Кеше сүзен, халыктан булган мөрәҗәгать, үтенечне үзенә нык сеңдерә”,- дип әйткән иде. Дөрестән дә шулай. Халык куйган сорауларга үзенең программасы рәвешендә җавап бирүе моңа дәлил. Президент булып сайлана калган очракта, аның әлеге программаларны тормышка ашырачагында шик юк.

Мин үзем сайлаучы буларак та, җитәкчелектә эшләгән кеше буларак та, аның, әйткән сүзен үти торган җитәкче икәнен бер фактор гына да тулысынча раслый дип әйтер идем. Сүзем - пенсия мәсьәләләрен хәл итү турында. Яшерен-батырын түгел, бездә пенсия күләме бик түбән дәрәҗәдә – яшәү минимумыннан да түбәнрәк иде. Район буенча алсак, 3700-3800 сумнан артмый иде ул. Яшәү минимумы исә 4000 сум иде. Соңгы ике елда башта 65%, былтыр тагын 18%ка пенсия күләме күтәрелде. Район буенча уртача пенсия хәзер 7400 сум тәшкил итә, куллану кәрзиненнән зуррак, анысы 7300 сум. Пенсияне арттыру мәсьәләсен В.В.Путин 2009нчы ел алдыннан күтәрде. Ә 2009нчы елда дөньякүләм кризис килде, зур авырлыклар туды. Шуңа карамастан, Владимир Владимирович әйткән сүзләрендә торды, социаль программадан ваз кичмәде. Рәсәй җитәкчелеге өчен бу җиңел эш булмады, югыйсә. Менә шушы әйткән сүзендә тора белүе аңа карата хөрмәт һәм ышанычны арттыра.

Халык әле хәтерлидер 1998-99 нчы елларны. Хезмәт хакларын алкогольле эчемлекләр белән биргән чорларны да, ничә айлар буе хезмәт хакы бирә алмый интеккән елларны да онытмаганнардыр. Шуңа күрә, без инде барыбер стабильлекне теләр идек.

Татарстанның хәзерге Президенты Р.Н.Миңнеханов үз чыгышында, В.В.Путинның республикабыз өчен эшләгән эшләрен игътибарга алсак, аның ярдәмен күрмәү дөрес булмас иде, дип ассызыклады. Бу ярдәм нәрсәләрдә чагыла соң? Әлбәттә, иң элек Татарстанны социаль – икътисадый яктан үстерү буенча федераль программа кабул итү - 80 миллиард сумга якын акча кайтты. Безнең Актанышка программа гамәлдә булган 2006 нчы елга кадәр күп кенә акчалар кайтты. Башкалабыз Казанның меңьеллыгын бәйрәм итүне үз өстенә алды – үзенең комиссиягә җитәкчелек итүе, бәйрәм алды тантаналарында катнашуы, анда татарча чыгыш ясавы - болар, әлбәттә, безгә зур ярдәм дип билгеләп үтәсе килә. Универсиада, федераль университет, ике фәнни-тикшеренү институты... Әлеге факторлар ил җитәкчелегенең безнең республикага уңай мөнәсәбәте нәтиҗәсе. Яки шул ук КамАЗны саклап калуны искә төшерик. Вакытында финанс ярдәме булмаса,автогигант бик авыр хәлдә каласы иде. Ә бүген КамАЗ үсә. Яки алыйк Алабуга икътисадый зонасын. Бу - безнең экономикага бик зур этәргеч. Зур эшләр үзәктән башка гына эшләнә алмый. Киләчәктә үзәк белән Татарстанның кулга кул тотынышып эшлисе эшләре бик күп әле.

Республикабызда икътисадый яктан көчле алга китеш, үсеш күзәтелә: шул ук ITтехнологияләр, медицина, мәгариф өлкәсендә, юллар төзелеше,торак йортларга капиталь ремонт, сулар белән тәэмин итү – барча бу программалар өчен матди чыгым федераль бюджеттан һәм күпмедер күләмдә республика бюджетыннан бүлеп бирелә. Димәк, үзәкнең ярдәме һәр нәрсәдә чагыла. Шуңа да, сайлаулар республикабызда матур үтәр дип уйлыйм һәм ышанам.

М.Ш.Шәймиев әйткәнчә, 5 нче март көнне, сайлаулардан соң, күз алдына китереп карыйк, башка кеше сайлануын белсәк, нишләрбез? Илдә бит төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә, сайлауларга җитди карасак иде. Нәкъ менә шул күзлектән чыгып, сайлауларда катнашсак иде, шул күзлектән чыгып, тавыш бирсәк иде, урналарга үз бюллетеньнәребезне салсак иде.

Минем үзебезнең район халкына мөрәҗәгать итәсем килә. Хөрмәтле райондашлар! Кабатлап әйтәсем килә – алда катлаулы сайлаулар, илебез язмышы өчен мөһим сайлаулар. Шуңа күрә, 4 нче март көнне барыбыз да матур итеп сайлауларда катнашсак иде. Кандидатларга тукталганда исә, илебезнең тынычлыгы өчен, илдә алып барыла торган эшләрнең стабильлеге өчен, шул ук вакытта милләтара тынычлык, дуслык өчен, илебезнең, республикабыз җитәкчелегенең алып бара торган акыллы сәясәте өчен, икътисадый юнәлеше өчен тавышларыгызны уйлап бирерсез дип ышанып каласым килә”.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации