Мини футбол уенында Такталачык командасы 2нче урынны яулады

Мөслим районы Туйгилде авылында 24 февраль көнне махсус олимпиада кысаларында мини футбол буенча зона ярышлары үтте. Монда 7 команда катнашты. Актаныш районыннан Такталачык коррекцион мәктәбе укучылар командасы бәйгедә II урынны яулады.

Остазлары – Нәсим Сибгатуллин “Иң яхшы тренер” исеменә лаек булды. Уенчылардан Айнур Хөснияров “Иң яхшы капкачы”, Илдар Гыйбадуллин “Иң актив уенчы”лар булып танылдылар.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации