Муса Җәлилнең тууына 106 ел тулу уңаеннан

28 нче февраль көнне Сарман ягы төбәге әдипләренең иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан, Сарманда каһарман шагыйрь – Муса Җәлилнең тууына 106 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Анда Актанышның 1нче санлы, 2 нче санлы мәктәпләреннән, Такталачык, Югары Яхшый, Чалманарат мәктәбеннән барысы 6 укучы катнашып, үз фәнни эшләрен яклаячаклар.

Конференциядә 8-11 сыйныф укучылары катнаша, чара Сарман муниципаль районы икенче санлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбендә үткәрелә.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации