Актанышка эшлекле сәфәр белән Фәрит Мөхәммәтшин килде

Бүген Актаныш районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин килде.

Аның эшлекле сәяхәте “Нур Баян исемендәге” ҖЧҖнең терлекчелек тармагы белән танышудан башланды.

Хуҗалыкта бүген барысы 2500 дән артык МЭТ, 4000нән артык дуңгыз, 100 баш ат асрыйлар. Терлекләргә игътибар зурдан, иркен коры торакларның узган көздә дүртесен өр-яңаны эшләгәннәр. Фәрит Хәйруллович та моңа игътибар итте: җылы су, җитәрлек яхшы азык, ашау һәм йоклау бүлмәләре аерым куелган – “бу тәҗрибәне өйрәнербез, кулланырбыз”,- диде ул.

Алдагы тукталыш – Мари Суксу авылында гаилә фермасында булды.

Актаныш районында барысы 16 гаилә фермасы эшли. Шулар арасыннан сөт фермалары 7, кәҗә фермасы 1, кошчылык белән шөгыльләнүчеләр1, страус фермасы1, МЭТ үстерү фермалары 3, сарыкчылык белән шөгыльләнүчеләр 3.Әлеге Мари Суксу авылындагы “Сәйфетдинова И.Т.” КФХда 30 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Шуларның 12 башы - савым сыеры, 6 тана, симертү өчен 12 баш терлек үстерелә. Фермада нибары ике кеше хезмәт куя. Узган елда сөт җитештерүдән керем 600 мең сум, ит җитештерүдә 400 мең сум тәшкил иткән. “Лизинг-грант” програмасы аша узган ел КФХга МТЗ-82 тракторы алганнар.

Татар Суыксу авылыннан “Бикмөхәммәтов А.Ш.” крестьян-фермер хуҗалыгында кунакларга кәҗә фермасын күрсәттеләр. Бүгенге көндә биредә 53 баш токымлы кәҗә үстерелә. Фермада 3 кеше хезмәт куя.”Лизинг-грант” программасы аша әлеге КФХ МТЗ-82 тракторы, пресс-подборщик, чапкыч алды.

Районда җитештерүче оешмалар, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең сатар өчен тәкъдим ителүче товарларыннан район мәдәният сараеның иркен залында күргәзмә оештырылган иде.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук, Актаныш муниципаль район Советының икенче чакырылыш утырышында катнашты. Көн тәртибендә Актаныш муниципаль район башлыгының районның 2011нче елда социаль икътисадый үсеше һәм 2012 нче елга максатлар дигән темага хисап доклады тыңланды. Район Советы утырышы “Актаныш FM”радиосы аша турыдан-туры трансляцияләнде.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин республиканың 2011нче еллык эшчәнлегенә йомгак ясады, республикада алып барылучы һәм яңа программалар белән таныштырды. ”Минем сезнең эшчәнлеккә карата бер тәнкыйть сүзем дә юк. Үзәк кушуы буенча, мәктәпләр ябылганда да, сез ашыкмадыгыз. Актаныш районын без гел үрнәк итеп китерәбез. Минем шигем юк – сез һәрвакыт матур итеп яшәрсез, тырышып эшләрсез дип ышанам”,- диде Фәрит Хәйрулла улы.

Совет утырышында Татарстан халык депутаты, Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы Р.Миңнуллин да катнашты.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин район уңганнарына дәүләт бүләкләре тапшырды:

Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә әзерләүдә, Россия кораллы көчләренә куелган бурычларны үтәүдә ярдәме һәм Россия Федерациясе субъектлары арасында Татарстан Республикасының беренче урынны алуы уңаеннан, Россия Федерациясе оборона министрының почетлы грамотасы белән, шулай ук, “Хәрби дуслыкны ныгыткан өчен” медале белән Актаныш муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.М.Камаев бүләкләнде.

 

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше өчен Актаныш район мәдәният йорты хезмәткәре Ө.Г.Әхмәтҗановка “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелде.

Актаныш муниципаль районы җирле үзидарә органнарында нәтиҗәле хезмәте, авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен Пучы авылы җирлеге Башкарма комитеты сәркатибе Г.М.Шәйхетдиновага, Яңа Әлем җирлеге башлыгы Ә.Ә.Сәлаховка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Оставить комментарий

Комментарии: 1
  • #1

    grif m (Вторник, 28 Февраль 2012 13:29)

    выборы господа выборы на носу


О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации