Югалту

Татар дөньясы бу көннәрдә бер-бер артлы авыр югалтулар кичерә. 21 февраль көнне Татарстанның халык артисты Әхтәмова Фирдәвес Каюм кызы фани дөньядан 73 яшендә китте. 26 февраль кичендә 66 яшендә Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры мөдире Шамил Закиров вафат булды.

Татар дөньясы бу көннәрдә бер-бер артлы авыр югалтулар кичерә. 21 февраль көнне Татарстанның халык артисты Әхтәмова Фирдәвес Каюм кызы фани дөньядан 73 яшендә китте. Фирдәвес Әхтәмова 1939 елның 21 июлендә Лаеш районы Яушыйк авылында туа. 1961 елда Мәскәүдәге Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. 1996 елда аңа Татарстанның халык артисты исеме бирелә. Хаҗия.

Биби роле белән танылу алган мәшһүр артистка, соңгы елларда кинода төшү белән популярлык казанды. Ул баш ролне башкарган «Бибинур» фильмы, һичшиксез, актрисаның иң югары баскычы. Әлеге фильм әле дә иң яхшы татар телендәге кино уңышы булып кала бирә.

26 февраль кичендә 66 яшендә Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры мөдире Шамил Закиров вафат булды.
Шамил Зиннур улы Закиров бөтен гомерен Камал театрына багышлаган шәхес. Аның белән бер сулышта яшәде.Тормышын театрга багышлады. Шатлыгы да, көенечләре дә театр белән бәйле булды. Һәр көн эштә иде, бер ялсыз театрда эшләде һәм шуның белән тормышына тәм таба белде.

Шамил Закировтан башка Камал театрын күз алдына да китерү авыр. Бүген милли сәнгатьтә аның кебек булдыклы менеджерлар бармак белән санарлык. Театрны авыр елларда да саклап калган, тулы канлы тормыш белән яшәтә алган кеше ул.

Безнең күңелләрдә Фирдәвес ханым, Шамил әфәнде кешелекле, олы йөрәкле, сабыйларча чиста күңелле кеше булып истә калачак. Урыннарыгыз оҗмахта булсын!

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации