Күп балалы гаиләләргә - җир

Тиздән Актаныш районында яшәүче күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирә башлаячаклар. Бүген республикада 21752 күп балалы гаилә бар. Әлеге категория граж­даннарының барысы да җир кишәрлеге алган очракта, 3314 гектар җир мәйданы кирәк булачак. Актанышта исә бүгенгә күп балалы 487 гаилә бар. Аларга кирәкле мәйдан – 60 гектар.

Әлбәттә, күп кеше җирне үзәктән алырга тели. Тик район үзәгендә моның кадәр җир юк. Шуңа күрә дә әлеге эш белән шөгыль­лә­нү­челәр иң элек авыл җирлекләрендәге буш кишәрлекләрне барлыйлар.

Өч һәм аннан да күбрәк 18 яше тулмаган баласы булган һәм тәрбиягә бала алган гаиләләргә җир торак йорт салу, бакча тоту, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык, яшелчәчелек белән шө­гыль­ләнү өчен бирелә. Шулай ук моңа кадәр җире булып, анда йорт салып, милек буларак теркәү палатасында теркәлгән, әмма җир кишәрлеге рәсмиләштерелмәгән очракта, яңа кабул ителгән закон нигезендә аны бушлай рәсмиләштерү мөмкинлеге бар. Тик бу очракта җир кишәрлеге 20 сутыйдан артмаска тиеш. Җир һәм мөлкәт мөнә­сәбәтләре министрының беренче урынбасары Айрат Нуретдинов белдергәнчә, гаилә­ләр әлеге өстенлектән әллә ни файдаланмаячак. Чөнки алар өчен яңа урыннан кишәрлек алу отышлырак. Ә йорт урнашкан җирне рәсмиләштерүнең бернинди авырлыгы юк, ди белгеч. Җир сорап гариза язган гаиләләрнең болай да күбесе йорт салу өчен кишәрлек алмакчы, авыл районнарында шәхси ярдәмче хуҗалык булдырырга уйлаучылар да бар.

Закон нигезендә, гаилә кайсы районда теркәлгән, шул җирлектән кишәрлек алырга тиеш. Узган елның 17 июнендә кабул ителгән закон күпләрнең йөрәгенә сары май булып ятты. Районбызда яшәүче 100 дән артык гаилә әлеге өстенлектән файдаланырга теләге барлыгын белдереп, гариза бирергә өлгергән инде. Гаризаларны муниципаль берәмлекләрнең торак комиссиясенә язмача да, электрон формада да бирергә була. Электрон гаризаларны www.uslugi.tatarstan.ru сайтына кереп, яисә үзебезнең http://aktanysh.tatarstan.ru/ сайтында “ Предоставление многодетным семьям земельных участков бүлегендә “Күп балалы гаиләгә җир бүлеп бирү” дигән “шакмак” аша язарга була. Шушы ук бүлектә җир алу өчен нинди документлар кирәк, кишәрлекне кемнәр алырга хокуклы, кебек сорауларга да җавап табарга мөмкин. Районнарда бу эш белән кемнәр шөгыльләнә, гаризаны кая кабул итәләр, адрес, телефон номерлары –барысы да шунда күрсәтелгән, бу сорауга караган һәр яңалык биредә чагылыш таба (Дополнительная информация). Интернет хезмәтеннән файдаланучыларга, гаризаларны тутырганнан соң, 30 көн эчендә үзләре яши торган район хакимиятенә барып, законда таләп ителгән документларны комиссиягә тапшырырга, гаризаларга кул куярга кирәк. Әгәр дә бер ай эчендә бу эш башкарылмаса, электрон формада гариза язылган булса да, гаиләне исемлектән төшереп калдырачаклар. Кишәрлекләр гариза язганнан соң бер ел эчендә бүлеп бирелә. 3 тапкыр җир тәкъдим итеп тә, аннан баш тартучыларны исемлектән чы­гарачаклар. Гаиләгә икенче тапкыр чиратка керергә, кабат документлар тапшырырга туры киләчәк.

.

Законда язылганча, бер гаиләгә җир кишәрлеге 6 сутыйдан алып 20 сутыйга ка­дәр бирелә. Рәсмиләштергән вакытта ул барлык гаилә әгъзаларына бүленә. Шуңа күрә бу җирләрне балалар балигълык яшенә җитмичә сатып та булмый. “Балаларга дип бирелгән җирне сатып, төрле хилафлыклар булмасын өчен шулай хәл ителде”, – ди Дәүләт Советының Экология, табигый байлыклар һәм аграр мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесе Валерий Васильев.

http://www.vatantat.ru/ материалларын файдаланып әзерләнде.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации