Район башлыгы хезмәт коллективлары белән очрашуда

«Главатавтодортранс» ДКУ Минзәлә район бүлекчәсе хезмәтчәннәре коллективы белән бүген Актаныш муниципаль район башлыгы очрашты. Узган 2011 елда әлеге оешма 192 млн. сумлык эш башкарган .

“Быел исә сезгә эш тагын да күбрәк – Республика Министрлар Кабинетының “2012 елда Татарстан Республикасында юл эшләре” карары буенча, авылларга тоташучы юлларны төзекләндерәсе бар. Болар – “Волга” М-7 трассасыннан Чишмәбаш авылына, “Актаныш-Мөслим” юлында Яңа Богады, Яңа Җияш авылларына, “Түке-Тат.Ямалы” юлыннан Карт авылына тоташучы юллар. Шулай ук, район үзәгендә Ленин проспекты юллары да ремонт таләп итә – ул да быелга ниятләнгән.

Сезнең оешма – ышанычлы, ныклы оешма. Халыкның элегрәк иң зур зары юллар мәсьәләсенә барып тоташа иде, хәзер ул икенче планга калды. Сезгә рәхмәттән башка сүзем юк”,- диде район башлыгы үзенең чыгышында. Ул, шулай ук, алда торган зур сәяси вакыйга – Рәсәй Президентын сайлаулар узачагын искәртеп, коллективның анда актив катнашасына да ышаныч белдерде, сорау-мөрәҗәгатьләргә җавап бирде.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации