Хезмәт коллективлары белән очрашулар

“Вамин Татарстан” ҖЧҖнең “Актаныш майсызландырылган коры сөт заводы” филиалы хезмәт коллективы бүген Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов белән очрашты.

“Вамин Татарстан” ҖЧҖнең “Актаныш майсызландырылган коры сөт заводы” филиалы хезмәт коллективы бүген Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов белән очрашты. Әлеге оешма соңгы вакытта үзенең авыр көннәрен кичерә. Матди кыенлыклар, заводның иске җиһазлар белән эшләве, халыктан һәм хуҗалыклардан җыелган сөткә вакытында түләнмәү, шул сәбәпле, сөт тапшыручыларның кимүе – проблема өстенә проблема. Өстәвенә, заводка һәм Киров авылы йортларына у су уртак система аша көйләнгән. Әгәр заводны ябарга уйласалар, күпме хуҗалык сусыз кала дигән сүз. Район башлыгы биредә хезмәт куючыларны тынычландырырга ашыкты: ”Заводның ябылуына юл куймаячакбыз. Күпме кешене эшсез калдыру дигән сүз бит ул. Хәзерге вакытта без “МолИнвест-Т” белән сөйләшүләр алып барабыз – киләчәктә сөт продуктларын үзебез җитештереп, сатуга чыгарырга телибез. Ул теләк, әлбәттә, моңарчы да бар иде, әмма, “Вамин Татарстан” аңа рөхсәт бирмәде”, - диде Энгель Фәттахов. Ул, шулай ук, илкүләм алып барылучы социаль программалар, дәүләтнең алар аша зур ядәме, илдәге сәяси вакыйгалар турында да үз чыгышында искә алды.

Бүген район башлыгы, Актаныш базар эшчеләре белән дә очрашып сөйләште. “Сез бик күпләрдән аермалы буларак, илдә җилнең кай якка исүен алдан чамалап, үз эшегезне ачып җибәрдегез, үз көнегезне үзегез күрәсез. Тирә-як районнарда безнең Актанышныкыдай атнасына алты көн дәвамында халыкка һәрчак бай мул товар тәкъдим иткән базарлар юк. Киләчәктә дә бергә-бергә уртак тел табып эшлик”,- дигән теләкләрен җиткерде Э.Н.Фәттахов. Бүгенге көндә Актаныш базарында 110 сәүдәгәр – сатучы хезмәт куя. “Үз эшен алга таба да җәелдерергә теләгәннәр өчен без муниципаль сәнәгать территориясеннән кишәрлек бирәбез. Анда су, газ кергән, мөрәҗәгать итүчеләргә без ярдәм итәргә әзер”,- дип белдерде район башлыгы. Сатучыларны борчыган сорауларга да җавап бирде Э.Н.Фәттахов, базар җитәкчелеге белән биредә күтәрелгән мәсьәләләр буенча тагын бер очрашып, һәммәсен уртага салып сөйләшергә килеште.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации