"Җиңү салюты" гөрләде

Район хәрби комиссариаты кубогына Җиңү салюты” дип исемләнгән ярышлар 28-29 февраль көннәрендә үтте. Чаңгы, пневматик мылтыктан ату, граната ыргыту, турникта тартылу, автоматны сүтеп җыю – барысы биш хәрби спорт төрен үз эченә алган иде бәйге.

Яңа Кормаш мәктәбеннән кала, монда бар мәктәп командалары да катнашты. Көч сынашучыларның саны 345 кә тулды. Нәтиҗәләргә килгәндә, 9нчы сыйныф укучылары арасында

I урынны Чалманарат,

II урынны Әтәс,

III урынны Айман мәктәпләре яулады.

10-11 сыйныф командалары арасында исә җиңүче булып Сәфәр мәктәбе танылды.

II урында 2 нче санлы Актаныш,

III урында Кадет-интернат мәктәбе укучылары.

Укучылар арасында шәхси беренелектә дә иң-иңнәрне бәяләделәр:

9 сыйныф укучылары арасында автоматны иң тиз сүтеп-җыючы дип, 29 сек. эчендә өлгергән Р.Салихов танылды (1нче санлы Актаныш мәктәбе);

чаңгыда иң тиз шуучы А.Гыйлфанов (Чалманарат мәктәбе);

гранатаны иң ерак ыргытучы Р.Салихов (Чалманарат мәктәбе);

Турникта иң күп күтәрелүче Ф.Имамов (Айман)

Иң төз мәргәннәр А.Кәримов(Яхшый);

И.Әхмәтҗанов (Актаныш гимназиясе);

И.Фасыйхов (2нче санлы Актаныш мәктәбе);

10-11 сыйныф егетләре арасында

автоматны иң тиз сүтеп-җыючы - А.Шәяхмәтов (80 нче санлы һөнәри лицей);

чаңгыда иң тиз шуучылар - Т.Сәетов, Р.Фәрдиев (2нче санлы Актаныш мәктәбе);

гранатаны иң ерак ыргытучы - И.Гайнуллин (2нче санлы Актаныш мәктәбе);

турникта иң күп күтәрелүче - А.Шәрипов (2нче санлы Актаныш мәктәбе);

Иң төз мәргән - Ш.Кашапов (Киров мәктәбе).

Җиңүче командалар һәм укучылар грамоталар һәм гомуми баллар саны буенча җиңү яулаган Чалманарат мәктәбе Күчмә кубокка лаек булдылар.

 

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации