Өлфәт Әхмәтҗановка - 60!

Районыбыз халкына яхшы таныш мәдәният хезмәткәре Өлфәт Әхмәтҗановка 60 яшь тулу уңаеннан, 29 февраль көнне район мәдәният сараенда юбилей кичәсе үзды. Өлфәт аганы Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов чын күңелдән котлап, изге теләкләрен җиткерде.

32 ел гомерен мәдәнияткә багышлаган әлеге олпат зат үзенең бәйрәмендә җырлады да, яшь чакларын искә төшереп биеде дә, уен-көлке номерлары да тәкъдим итте. Кичәдә Башкортостан республикасының  күрше Илеш районы сәнгатькәрләре дә чыгыш ясады.

1998 елда Өлфәт Әхмәтҗановка МТС мәдәният йорты директоры хезмәтен йөклиләр. Аның җитәкчелегендәге учреждениеләр һәм иҗат коллективлары ел саен уздырылучы район, республикакүләм смотрларында, фестивальләрдә җиңү яулый. Аның тарафыннан төрле жанрлар коллективлары төзелә: вокал, хор, фольклор, музыка, театр коллективлары, гаилә ансамбльләре, шулай ук, төрле яшьтәгеләрдән тупланган бию коллективы оештыра. Өлфәт аганың таланты киңкырлы, халык уен коралларында оста уйный белүе, актерлык сәләте аны кабатланмас шәхес итә. Күп кенә спектакльләрдә ул төп рольләрне башкара, “Чакматаш” миниатюралар театрында төрле көлке образлар иҗат итеп, тамашачыны рәхәтләнеп ял иттерә. “Агыйдел” җыр һәм бию ансамблендә солист буларак, гастрольләрдә бик күп төбәкләрдә чыгыш ясый, шактый илләр гизә.

Нәкъ 60 яше тулган көнне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Өлфәт аганы котлап, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме таныклыгы тапшырды.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации