Котлы булсын өй туе!

Сугыш ветераннарының торак хәлләрен яхшырту федераль программасы нигезендә, Актанышның 57 нче бистәсендә узган ел өр-яңа Җиңүнең 65 еллыгы дип исемләнгән урам үсеп чыкты. Әлегә 25 йорттан гыйбарәт бу урамның 17 йорты үз хуҗаларын тапкан иде инде. Бүген исә тагын өч йорт ачкычы тантаналы рәвештә ияләренә тапшырылды.

Зәйнуллина Раушан апа, Мирзаянова Рәкъбәрия апа, Сәлихова Хәтирә апалар чын йөрәктән рәхмәт сүзләре белән, күз яшьләре аша кабул иттеләр әлеге ачкычларны. Йортларны 6 нчы санлы ПМК оешмасы төзегән. “Без сезгә бу яңа өйләрдә сау-сәламәт булып, рәхәт тыныч тормыш итүегезне телибез”,- диде чарада катнашучы Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Р.И.Гарипов. Аның әйтүенчә, сугыш ветераннарының торак хәлләрен яхшырту федераль программасы нигезендә, Актанышта барысы шундый 48 шәхси торак йорт төзелеп, файдалануга тапшырылган. Тагын 26 йорт төзелеп ята. Аларның 12сен Җиңү бәйрәме алдыннан -30 нчы апрельдә, һәм калган 14ен 30 июль көнне ияләренә тапшырырга ниятлиләр.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации