Күп укыган - күп белер

Актаныш гуманитар гимназия-интернаты укучылары кичә К(П)ФУ ның филология һәм сәнгать институты галимнәреннән видеодәрес укыдылар. Университет белгечләре "Кече академия", аның мөмкинлекләре, шартлары  белән таныштырдылар. Филология  фәннәре докторы, татар әдәбияты кафедрасы мөдире Фоат  Галимуллин "Бүгенге татар әдәбияты " темасына лекция укыды. Соңыннан сорауларга җаваплар, ике арада фикер алышулар булды.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации