Яшәү матурлыгы ул – хатын-кыз

Халыкара хатын-кызлар көне якынлашканда, районыбызның иң тырыш, иң булдыклы, иң уңган гүзәл затларын чакырып, бәйрәм тантанасында котлау, изге теләкләр юллап, хөрмәтләү инде традициягә әверелгән. Бүген район мәдәният сараенда оештырылган әлеге чарада “учларында ут биетүче” хезмәт алдынгылары, тормышта үз урыннарын тапкан, һөнәри үрләр яулаган 500 хатын-кыз катнашты. Аларны котларга дип Татарстан Республикасы мәдәният министры килгән иде.

- Залда утыручы күпләгән хатын-кызларыбызга, ак яулыклы апаларга карап, әниемне искә төшереп утырдым. Чын татар хатыны – ак күңелле, чиста- пөхтә, гаиләсен бар нәрсәдән өстенн куючы, шул ук вакытта, эшендә дә өлгер-уңган була. Сезгә карап мин шул хакта уйладым. Рәхмәт сезгә шундый булуыгыз өчен,- диде Айрат Сибагатуллин.

Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Нәвап улы да үз котлавында хатын-кызларга рәхмәт сүзләрен җиткерде: “Сезне көчсез затлар дип атарга яратабыз. Әмма, бүген күп кенә җитәкче урыннарда хатын-кызлар: җирлек башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, шәхси эшмәкәрләр... Шул ук вакыта, гаилә учагын җылы килеш саклаучы да, без – ир-атларны яңадан-яңа үрләргә рухландырып торучы да, балаларга матур тәрбия бирүче дә – сез. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Күңелләрегез һәрчак яшь калсын, йөрәгегездә яшәү дәрте янсын, сезгә сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек телим”,- диде Э.Н.Фәттахов.

Хатын-кызларны - әлеге бәйрәм-тантананың сәбәпчеләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.М.Камаев та котлады.

Мәдәният сараеның холлында районыбызның алтын куллы хатын-кызларының иҗат җимешләре: картиналар, кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылган иде.

Район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Җ.Шәмсунова әлеге күргәзмәгә нәтиҗә ясады.

Бәйрәм соңыннан мул бөйрәм табыннары артында дәвам итте.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации