Актанышта ил җитәкчесен сайлаулар оешкан төстә үтә

Бүген республикада 2853 сайлау участогы 2916219 татарстанлы өчен үз ишекләрен ачып җибәрде. Сайлаучылар иртәнге 8дән кичке 20.00гә кадәр Россия Президенты кандидатлары өчен тавыш бирә ала. Актаныш районында барысы 46 сайлау участогы эшли, тавыш бирүдә 23198 райондашыбыз катнашуы көтелә.

Сайлаучылар иртәдән үк участокларга актив рәвештә агыла башладылар. Район башлыгы Э.Н.Фәттахов та 619 нчы сайлау участогына иң беренчеләрдәнбулып, тормыш иптәше Сәрия ханым белән бергә килде.

 

Әлеге участокта барысы 1591 сайлаучы ил җитәкчесе өчен тавыш бирәчәк. Араларында тәүге мәртәбә бу илкүләм әһәмиятле чарада катнашучылар белән беррәттән, инде 31 нче мәртәбә сайлаучылар да бар.

Актаныш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе В.М.Салихов сүзләренә караганда, көндезге сәгать 12.00гә район халкының 78,1% - 18092 кеше инде үз тавышларын биргәннәр. Сайлау, бигрәк тә, Иске Богады җирлегендә оешкан төстә бара - әлеге вакытка анда инде 90% сайлаучы катнашкан. Шулай ук, Куян, Усы, Чат, Бурсык авылларында да сайлаучылар актив.

Моннан 4 ел ел элек – 2008 елның 2 мартында узган сайлауларда Президентлыкка 4 кандидат дәгъва кылган иде. Быелгы сайлауда 5 кандидат катнаша, шул исәптән берсе - имзалар җыеп, үз-үзен тәкъдим итүче, дүртесе - сәяси партияләр вәкилләре. Аларның фамилияләре бюллетеньдә алфавит буенча урнаштырылган. Җиңүче ил белән 6 ел хакимлек итәчәк. 

Кандидатлар өчен электрон тавыш бирү мөмкинлеге Татарстанда 33 районның 146 участогында
, шул исәптән, Актаныш районында 6 җирлектә каралган. Болар – Иске Әлем, Куян, Аккүз, Табанлыкүл, Айман, Чишмә җирлекләрендә сайлау участоклары. Быелгы сайлауның тагын бер яңалыгы – бөтен илдәге кебек үк, республикадагы сайлау участоклары веб-камералар белән җиһазландырылган. "Үтә-күренмәлекне" махсус ресурс тәэмин итә: www.webvybory2012.ru. Кичә аны Россиянең Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Игорь Щеголев катнашында соңгы тапкыр сынап караганнар. Нәтиҗәдә, порталның DDoS-һөҗүмнәргә каршы тора алуы исбатланды.  

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации