Көрәшләрдә бил алыша Актаныш егетләре

1-3 март көннәрендә Биектауда 15-17 яшьлек үсмерләр арасында татар-башкорт милли көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Анда республикабыз авыл районнары һәм шәһәрләреннән килгән 50 команда көч сынашты. Безнең Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе егетләре бәйгедә 4 урынны яуладылар.

Яшь көрәшчеләр белән бүген Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов очрашты. Ул аларга һәм команаданың тренеры Илфир Әнвәровка уңышлы чыгыш ясаганнары өчен рәхмәтен җиткерде, проблемалары булганда һәрчак ярдәмгә әзерлеген белдерде.

“Спорт – ул даими авыр хезмәт. Көч куймыйча, тырышмыйча гына җиңүләр мөмкин түгел. Мин сезгә киләчәктә тагын да зуррак уңышлар телим”,- диде Энгель Нәвап улы.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации