Актаныш - Россиянең иң төзек авылы

 ТР Төзелеш министрлыгында 5 нче март көнне “Россиянең иң төзек шәһәре (авылы)” бөтенроссия бәйгесенең беренче этапы узды. Халкы 5 меңнән артыграк булган авыл җирлекләре арасында Актаныш авылы, халкы 3 меңгә кадәр булган авыл җирлекләре арасында Актаныш муниципаль районының Иске Байсар авылы беренче урыннарны яуладылар.

 “Россиянең иң төзек шәһәре (авылы)” бөтенроссия бәйгесенең комиссия утырышын ТР төзелеш министры урынбасары Юрий Аляшев алып барды.

"Торак-коммуналь хуҗалыгы үсешендә һәм төзекләндерү буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән шәһәр һәм авылларны билгеләү өчен уздырыла әлеге ярыш", - дип аңлатты ул.

Бәйгенең беренче этапын уңышлы узган катнашучыларның материаллары Бөтенроссия конкурсына җибәреләчәк.

Бәйгедә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

- икенче категория – халкы 100 меңнән артыграк булган шәһәрләр арасында 1 урын - Яр Чаллы,

2 урын - Түбән Кама,

3 урын - Әлмәт;

 

- өченче категория – халкы 100 меңгә кадәр булган шәһәрләр арасында

1 урын –  Мамадыш,

2 урын – Минзәлә, Азнакай,

3 урын - Зәй, Бөгелмә, Алабуга;

 

- дүртенче категория – халкы 5 меңнән артыграк булган авыл җирлекләре арасында

1 урын – Актаныш авылы,

2 урын - Сарман авылы,

3 урын Сарман районы Җәлил шәһәр тибындагы поселогы;

 

- алтынчы категория – халкы 3 меңгә кадәр булган авыл җирлекләре арасында

1 урын – Актаныш муниципаль районының Иске Байсар авылы,

2 урын – Ютазы муниципаль районының Кече Уруссу авылы, Яңа Чишмә муниципаль районының Акбүре авылы,

3 урын – Зәй муниципаль районының Якты күл авылы, Түбән Кама муниципаль районының Шереметьевка авылы.

http://minstroy.tatarstan.ru/ мәгълүматларыннан файдаланылды.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации