РФ Президенты сайлауларының Актанышта һәм Татарстанда ахыргы нәтиҗәләре

4 мартта узган РФ Президентын сайлауларда Актаныш халкы зур активлык күрсәтте. 23016 сайлаучы участокларга килеп, гражданлык бурычын үтәгән,бу – барлык район сайлаучыларының 99,02 проценты дигән сүз.

Актанышлыларның 93,07% (21422 кеше) - В.Путинга, 4,84%ы (1115 кеше) Г.Зюгановка, 0,71%ы (164 кеше) М.Прохоровка тавыш биргән. С.Мироновны яклаучылар 0,59% тәшкил итә, В.Жириновскийга исә 0,53% сайлаучы тавыш биргән.

4 мартта узган РФ Президентын сайлауларда Татарстан халкы, шулай ук, зур активлык күрсәткән. Сайлаучыларның 83,02 проценты участокларга килеп гражданлык бурычын үтәгән. Аерым муниципалитетларга килгәндә, Актаныш, Апас, Әтнә, Әлки, Буа, Теләче, Чирмешән, Нурлат районнарында бу күрсәткеч 99 проценттан артык. Шул ук вакытта Казанның Идел буе, Мәскәү районнарында сайлаучыларның 65 проценттан артыграгы гына тавыш биргән. Сайлауларда катнашкан татарстанлыларның 82,70 проценты “Бердәм Россия”дән кандидат Владимир Путинга, 9,66 проценты коммунистлар лидеры Геннадий Зюгановка, 2,93 проценты үз-үзен тәкъдим иткән Михаил Прохоровка тавыш биргән. ЛДПР лидеры Владимир Жириновский исә 2,23 процент, “Гадел Россия”дән тәкъдим ителгән кандидат Сергей Миронов 1,76 процент тавыш җыйган.
4 мартта узган РФ Президентын сайлауларның Татарстан буенча ахыргы нәтиҗәләре әнә шундый. Әлеге мәгълүматларны кичә ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышыннан соң Хөкүмәт йортында узган брифингта комиссия рәисе Анатолий Фомин игълан итте.

Сүз уңаеннан, РФ Президентын сайлауларда Татарстанда 15 илдән халыкара күзәтүче эшләгән (ерак чит илләрдән, БДБ илләреннән, ОБСЕ, Европа советы парламент ассамблеясе вәкилләре һ.б.). “Алар 200 гә якын участокта булды, автоном эшләде”, -ди Анатолий Фомин.

Бу сайлаулар вакытында кулланылган техник яңалыклар да үзләрен сынатмаган. Анатолий Фомин Дума сайлауларында куллану тәҗрибәсе булган электрон тавыш бирү комплексларының бу юлы да уңышлы файдаланылуын, моңа өстәп Илбашын сайлауларда барлык участокларда веб-камералар, үтә күренмәле тавыш бирү ящикларының уңышлы кулланылуын белдерде.
РФ Президентын сайлаулар белән бергә 4 мартта республикада узган өстәмә муниципаль сайлауларда 77 депутат та сайланган.
“Халык активлык күрсәткән шартларда корректлы сайлаулар уздырдык”, - дип сүзен йомгаклады Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

http://tat.tatar-inform.ru/ мәгълүматларыннан файдаланылды

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации