Әниләр көне уңаеннан

Язның тәүге матур бәйрәме - 8 март якынлашкан саен, бар җирдә бәйрәм рухы хөкем сөрүе сизелә. Оешма-предприятиеләрдә хатын-кызларны котлыйлар, мәктәп – балалар бакчаларында әниләргә багышланган кичәләр оештырыла. Шундый бәйрәмнәрнең берсе 5 март көнне балалар иҗат үзәгендә үтте.

Бирегә йөрүче иң актив кыз – малайлардан ике төркем үзара осталык, тапкырлык, артистлыкта ярышты, тамашачылар рәтендәге башка балалар һәм бәйрәм кунаклары – әниләр аларга көч биреп, алкышлап утырдылар.

Кызларның “Йолдызлар” төркеме дә, малайларның “Торнадо”сы да 24 әр балл җыеп, нәтиҗәдә дуслык җиңде. Бәйрәм ахырында, катнашучы балаларга үзәк хезмәткәрләре истәлек бүләкләре өләштеләр

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации