Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Актанышта бүген оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре хезмәтчәннәре арасында кышкы Спартакиада узды. Ел саен зурлап, матур итеп оештырыла торган әлеге чарада бу юлы 909 кеше катнашты, төрле бәйгеләрдә көч сынашты.

Бәйгеләр барысы 9 төрдә барды: шахмат, өстәл теннисы, чаңгы эстафетасы, кул көрәше, йөзү, шорт-трек, гер күтәрү, аркан тартышу буенча. Шулай ук, оешмалар арасында хоккей уеннарынының һәм волейбол буенча Богады – Пучы командалары арасындагы финал ярышлары да бүген узды.

“Спартакиаданы ел саен көтеп алабыз, спорт белән махсус шөгыльләнмәсәк тә, күңел белән аңа алдан ук әзерләнә башлыйбыз. Инде берничә ел рәттән кул көрәшендә катнашам, призлы урыннардан төшкән юк. Хәзер инде бу төрдә көч сынашучылар бер-беребезне таныйбыз, кемнең көче ни дәрәҗәдә, кем ничегрәк ярыша – алдан белеп торабыз”,- дип фикерләре белән уртаклашты Киров авылыннан терлекче булып эшләүче Равия апа Гыйлемова. Чыннан да, әлеге чара райондашларыбызның саулыгын ныгыту һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылса да, бик күпләр анда нәкъ менә бәйрәмгә барган кебек ашкынып баралар. Шунда таныш-белешләре белән аралашалар, яшь барса да, үзләренең әле нык, көчле, җитез булуларын тагын бер кабат үзләре һәм башкалар алдында расларга телиләр.

Иртәнге сәгать 9.00 дан 17.00 сәгатькәчә дәвам иткән бәйгеләрнең нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:

оешма-предприятие хезмәтчәннәре командалары арасында мәртәбәле 1 урынга “Актаныш инженерлык челтәре”, 2 урынга муниципалитет, 3 урынга МНКТ командалары чыкты.

Мәгариф учреждениеләре арасында, табигый, беренчелекне балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы яулады. 2 урында – Актанышның 1нче санлы мәктәбе, 3 нче урында – “Лачын” боз спорт сарае командалары.

Авыл җирлекләре арасында иң югары бәягә Пучы җирлеге командасы ия булды. 2нче урында – Чалманарат, 3 нче урында – Иске Сәфәр җирлеге командалары.

Барлык призер командаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 

 

 

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации