"Дулкыннар" бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

6 мартта “Ак Барс” Яшьләр үзәгендә VII Республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесенең Гала-концерты узды. Мансур Мозаффаровның тууына 110 ел тулуга багышланган конкурста 4 номинация буенча мәктәп укучылары көч сынашты. Актаныш сәнгать мәктәбе укучылары да әлеге бәйгедә катнашып, һәр номинациядә осталыкларын чарладылар.

“Мансур Мозаффаров 1901нче елның март аенда туган. 110-еллыгы инде былтыр уздырылырга тиеш иде. 1961нче елда композиторның юбилеен билгеләргә җитешмәгәннәр дә, шулай итеп бүгенге көнгә кадәр Мансур Мозаффаровның түгәрәк даталары бер елга соңга калып уздырыла”, - дип хакыйкатьне ачты музыкантның иҗатын өйрәнгән танылган сәнгать эшлеклесе Клара Таҗиева. Аның сүзләренә караганда, Мансур Мозаффаров бик йомшак табигатьле, тыйнак, тәрбияле кеше булуы аркасында композитор Салих Сәйләшевның күләгәсе артында калган.

“Ул елларда Салих Сәйдәшев спектакльләргә музыка язган. Татар халкы музыкаль сәхнәләрне бик ярата, Салих Сәйдәшев эше йогынтысында танылу тапкан. Мансур Мозаффаров Габдулла Тукай, Мулланур Вахитовларның үлеменә багышланган симфонияләре аша гына ишетелә башлады”, - дип, Клара ханым М.Мозаффаровның беренчеләр рәтендә Тукай премиясе лауреаты да булуын ассызыклап узды.

Республика мәктәп укучылары өчен оештырылган “Дулкыннар” бәйгесе 2006 елдан бирле Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнәшева, Фәнис Яруллин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов кебек шәхесләрнең түгәрәк даталарына туры китереп үткәрелде. Быел исә Мансур Мозаффаровның юбилеен билгеләп уздылар.

Актаныш сәнгать мәктәбе укучылары да әлеге бәйгедә катнашып, һәр номинациядә осталыкларын чарладылар.

“Нәфис сүз” номинациясендә Чуракай авылыннан Рәмис Хәсәнов мәртәбәле I урынны яулады, остазы Эльвира Мөхәммәтҗанова.

“Рәсем” номинациясендә Актаныш сәнгать мәктәбеннән Руслан Зарипов, шулай ук, беренче урында (остазы Айрат Сәрвәров), Илүзә Шәйхәйдәрова исә уртанчылар төркемендә кызыксындыру бүләгенә ия булды (остазы Ландыш Мәгъдәнурова).

“Вокал” номинациясендә Миләүшә Зәкиевага махсус бүләк тапшырылды (остазы Лилия Мостафина).

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

“Идел” яшьләр үзәге директорының вазыйфаларын башкаручы, “Дулкыннар” конкурсын оештыру комитеты рәисе Ләйсән Төхвәтуллина әлеге бәйге уңаеннан үз фикерләрен җиткергәндә, бер проблеманың булуын билгеләп узды: “Һәр елны бәйге нинди шәхескә багышланган булса, шуның турындагы китаплар бүләк итә идек. Тик Мансур Мозаффаров турында бүләк итеп бирердәй китаплар юк..”

http://www.intertat.ru/ материалларыннан файдаланып әзерләнде

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации