Чаңгычылар сынатмый

Түбән Кама шәһәре призына “Алмаш” чаңгы базасында 10 нчы март көнне традицион чаңгы марафоны үтте. Республикабызның төрле рйонарыннан җыелган спортчылар анда 10, 15, 20, 30 чакрым ераклыкка узышып, шәхси беренчелек өчен көрәштеләр.

Актаныш районы данын яклап, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбеннән остазлары Галимҗан Мансуров җитәкчелегендә 12 кыз һәм егет тә әлеге бәйгедә катнашып, бик күркәм нәтиҗәләргә ирешеп кайттылар.

1998 нче елгы һәм кечерәкләр арасында 10 чакрымны иң тиз вакыт аралыгында үтеп, финишка беренче булып килгән Илнар Фәрдиев I урынга ия булды. Ул бу сезонда гына да инде берничә мәртәбә Татарстан чемпионы исеменә лаек булган егет.

Күҗәкә мәктәбеннән Таһир Садретдинов – V, Актанышның 2 нче санлы мәктәбеннән Рәсим Вәлиев – VII, 2000 нче елгы Данил Кирамов – XIV, Рушания Әсәдуллина – V, Ләйсән Зиннурова – VIII урыннарга ия булдылар.

1996-97нче елгы яшүсмерләр арасында беренчелекне Айгөл Вәкилова яулады. Актанышның 2нче санлы мәктәбендә белем алучы бу кыз Татарстанда инде иң көчле чаңгычылардан санала, шулай ук, берничә мәртәбә Татарстан чемпионы исемен яулаган спортчы. Ә 26-29нчы январьдә Яшел Үзәндә “Татарстан өметләре” (“Надежды Татарстана”) дип аталган ТР беренчелегендә катнашып, җиңү яулагач, Айгөлне Татарстан чаңгычылар җыелма командасы составына алдылар. Алгарак китеп шуны да әйтәсе килә – Айгөл 30нчы март көнне Коми республикасының Сыктывкар шәһәрендә 1997-98 нче елгы яшүсмерләр арасында үтәчәк “Россия өметләре” (“Надежды России”) беренчелегендә республикабыз данын яклаячак.

1996-97 нче елгы яшүсмерләр арасында Түбән Кама шәһәре призына ярышларда Актанышның Чалманарат мәктәбеннән бертуган Айсылу һәм Айбулат Гыйлфановлар да яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Айсылу – III урында, Айбулат – VII урынны яулаган.

!994-95 нче елгы яшүсмерләр арасында Актанышның 2нче санлы мәктәбе укучылары Тимур Сәетов – III, Алсинә Фатыйхова – VII, Рамил Хәйбуллин – VIII урыннарда.

Чаңгычы-спортчыларыбызны, аларның остазлары Галимҗан Мансуров һәм Ришат Нуриәхмәтовны җиңүләре белән ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә аларга уңышлар теләп калабыз.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации