"Йолдызлык" фестиваленең зона турында актанышлылар сынатмады

«Созвездие-Йолдызлык-2012» XII республика фестиваленең Яр Чаллы зонасында ярымфинал өлеше 10-11 март көннәрендә “Энергетик” мәдәният сараенда үтте.  Чаллы, Алабуга, Минзәлә, Менделеевск, Тукай, Әгерҗе һәм безнең Актаныш районыннары йолдызчыкларының чыгышлары, әзерлеге, сәхнәдә тотышы һәркемне сокландырды. Актаныштан бирегә 155 кешелек делегация килгән иде.

Бәйгедә башкаручылар һәм иҗат коллективларының чыгышын "Вокал соло", "Вокаль ансамбльләр", "Конферанс", "Хореография" номинацияләрендә бәяләделәр. Аларны караганда, чыннан да, җәүһәрләр сайланган икән дип таң каласың.

Актанышлылар үзләренең югары әзерлекләре, сәхнәдә үзләрен иркен тотулары, чын артистлар кебек оста һәм профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясаулары белән аерылып тордылар. Шуңа күрәдер дә, зона турына үткән 25 чыгышның 8е призлы урыннарга ия булып, фестивальнең финал өлешенә узды, ә тагын 3 номер исә Казанга чакыру алды.

Инде җиңүчеләр белән танышыйк:

Вокаль ансамбльләрдән “Тамчы” ансамбле татар халкының “Кошлар кебек” җырын башкарып, I урынны яулады. Икенче чыгыш итеп, ансамбль “Укытучыма” җырын (И.Закиров көе, Ф.Сафин сүзләре) сайлаган. Тамашачылар күңелендә алар кабатланмас моңы, аһәңе белән генә түгел, биеп җибәрүләре белән дә истә калды.

"Вокал соло" номинациясендә II урынны яулаган Сөмбел Разетдинова (остазы Г.Гарипова) инглизчә җыр башкарып, шактый чыгыш карап алҗыган тамашачының дикъкатен үзенә җәлеп итә алды. Икенче чыгышы “Яфрак төшкән инде юлга”  (З.Хәким көе, Ш.Шәрифуллин сүзләре) җыры иде.

Уртанчылар төркемендә III урынга ия булган Ләйсән Басыйрова (остазы Л.Мостафина) татар классикасына мөрәҗәгать иткән: “Туган як” (М.Мозаффаров көе, М.Мазунов сүзләре), “Җәйнең аяз матур таңнарында” (Ф.Әхмәтов көе, Ә.Ерикәй сүзләре).

Шушы ук "Вокал соло" номинациясендә чыгыш ясаган Лилия Зиннурова призлы урын алмаса да, фестивальнең финал өлешендә катнашу өчен чакыру алды.

Хореография номинациясендә Р.Миндияров һәм Н.Романовалар иҗат остаханәсе “Мизгел” бию ансамбленең өлкәннәр төркеме башкаруындагы “Потанцуем?” (“Биибезме?” ) һәм “Одинокие сердца” (“Ялгыз йөрәкләр”) биюләре хислелеге, катлаулылыгы белән аерылып торды. Белмим, тагын кайсы чыгышка тамашачы шулкадәр озак алкышлады икән?! Әлеге ансамбль II урынга лаек дип табылды.

“Мультики” дуэты (остазлары Н.Романова) махсус бүләккә ия булды.

"Конферанс" номинациясендә зур яшьтәгеләр төркемендә I урын Регина Шиһабетдинова һәм Сөмбел Разетдиновалар дуэтына тәтеде.

Кечкенәләр төркеменнән Камил Каюмов һәм Әминә Габдуллиналар да беренчелекне яулады.

Качкын авылыннан Рәдис Гарипов исә уртанчылар төркемендә II урынга ия булды. Әлеге өч чыгышны да әзерләүче остазлары Л.Ялалова.

Кечкенәләр төркемендә Регина Мингазова, Резеда Гәрәева, Наилә Хәернасова (җитәкчеләре Э.Мөхәммәтҗанова) III урынга чыктылар.

Зәкиева Миләүшә дигән кызыбыз исә, урынга ия булмаса да, Казанда чыгыш ясау өчен чакыру алды.

Оставить комментарий

Комментарии: 2
  • #1

    Кызыксынучы (Вторник, 13 Март 2012 07:28)

    "Бэхетле балачак" ничек чыгыш ясаган?

  • #2

    сайт администраторы (Среда, 14 Март 2012 05:56)

    Чаллы зона бәйгесендә "Бәхетле балалчак" I турдан төшеп калган.


О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации