Шахмат - патшалар уены

Актаныш балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең яшьшахматчылары март ае башында Лениногорск шәһәрендә “Ак ладья” клубы призына үткән Татарстан Республикасы Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясап, авыл командалары арасында I урынны яулап кайттылар.

Ярыш 1998 нче елгы һәм кечерәкләр арасында оештырылды. Актаныш командасы Актанышның 2нче санлы мәктәбе укучыларыннан төзелгән иде. Алар: Алмаз Нигъмәтуллин, Динар Хәлилрахманов, Данияр Шәяхмәтов (остазлары Ф.Галимов) һәм Роза Гыймазовалар (остазы И.Имамов). Данияр һәм Розаның мондый күләмле ярышларда тәүге мәртәбә катнашулары өстенә, алар шахматны үзләреннән берничә яшькә өлкән кыз-малайлар белән уйнадылар. Әлеге балалар киләчәктә Актаныш шахмат буенча җыелма командасының төп көчләре булырдай уенчылар.

“Максатыбыз – Алмаз һәм Динарны Россия беренчелегенә әзерләү, Роза һәм Даниярны мондый зур ярышларда йөртеп, чыныктыру иде, максатыбызга ирештек дип саныйм”,- ди Ф.Галимов.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации