Актанышта "Нәүруз гүзәле"н сайлыйлар

Актанышның “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә бүген “Нәүруз гүзәле” бәйгесенең сайлап алу туры үтә. Районыбыз авылларыннан барысы 24, үзәктән исә әлегә 4 туташ үз көчләрен сынап карарга теләк белдергән.

Жюри кызларны чибәрлек, сәхнә осталыгы, үз-үзен тота, күрсәтә белү, акыл, иман камиллеге, гомумән, кешене бизәүче иң күркәм сыйфатлар аша бәяли. Арада 6 нчы сыйныфта укучылар да, 11 нче сыйныф укучылары да бар. Кызлар иң элек үз-үзләрен тәкъдим итә, таныштыралар. Шулай ук, үзләренең һөнәрләрен, ни-нәрсәгә осталыкларын да дә күрсәтергә тиешләр.

Бәйгедә катнашырга теләп тә, бүген килергә өлгермәгән кызларны тынычландырырга ашыгабыз: сайлап алу туры 19 нчы мартка кадәр дәвам итә. Белешмәләр өчен телефон: 8-952-048-43-18;    3-17-77;  3-09-26.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации