Кызлар арасында "Алтын капка" өчен кызу көрәш бара

“Алтын капка” хоккей турнирының 1998-2000 нче елгы кызлар командалары арасында финал уеннары Актанышта 13-14 нче март көннәрендә үтә. Боз өстендә 4 төркем - Мамадыш, Байлар Сабасы, Казан һәм Анатолий Долгов җитәкчелегендә Актанышның  “Лачын” командалары очрашты.

Уеннар кичә 14.00 сәгатьтә “Лачын” боз спорт сараенда Актаныш-Мамадыш командалары арасында башланып китте. “Лачын” мамадышлыларны 2:0 исәбе белән җиңде.

Саба командасы Казан хоккейчыларын 6:0 исәбе белән тар-мар итте.

Бүген уеннар 10.00 сәгатьтә “Лачын”-Казан командалары арасында башланып китте.

11.00 сәгатьтә – Мамадыш-Саба, 13.00 сәгатьтә Мамадыш-Казан, 14.00 сәгатьтә Актаныш-Саба командалары уйнаячак.

“Алтын капка” хоккей турнирының 1998-2000 нчеелгы кызлар командалары арасында финал уенарын ябу тантанасы 15.00 сәгатькә ниятләнә.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации