"Нәүруз гүзәле" сылу туташларны бәйгегә дәшә

Тиздән –21 мартта мөселман халкы Нәүрузны каршылый - язгы көн һәм төн тигезләшүен, язның үз биләмәләренә ныклап аяк басуын бәйрәм итә. Әлеге уңайдан, Актанышта гүзәл затлар арасында “Нәүруз гүзәле” бәйгесе үтәчәк.

Бәйгенең сайлап алу өлеше бүген - 14 марттан башланып, 19 мартка кадәр дәвам итә. Белешмәләр өчен телефоннар: 8-952-048-43-18;    3-17-77;  3-09-26.

Нәүруз гүзәле" бәйгесе нигезләмәсе

 

Бәйгенең максаты:

- арабызда яшәгән милли рухлы, чибәр, акыллы, сөйкемле, бай күңелле кызларны халыкка күрсәтү;

-милли традицияләрне саклап калу;

- милли йолаларны, гореф-гадәтләрне яңарту;

бәйгенең шартлары:

- катнашучыларның яше - 13 яшьтән 20 яшькә кадәр;

кызларның чыгышларын бәяләгәндә түбәндәге сыйфатларга игътибар ителә:

- тышкы һәм эчке матурлык;

- җыр һәм биюгә осталык;

- зирәклек һәм эрудиция;

- заманча кием модасына мөнәсәбәт;

- зәвыклылык һәм кыюлык;

бәйге 2 турда узачак:

-1нче тур - кызлар белән танышу, сайлап алу. “Яшьлек“ милли-мәдәни үзәгендә 14 нче март көнне 13.00 сәгатьтә.

-2нче тур - бәйгенең финал өлеше. "Нәүруз гүзәле"н билгеләү, бүләкләү.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации