Җырлыйбыз да, биибез дә

Актаныш муниципаль районы авыл үзешчәннәре сәнгать коллективларының смотр концертлары башланды.

Татар Ямалы, Мәсәде, Бурсык, Татар Суыксу, Чалманарат, Яңа Кормаш, Әтәс, Мари Суыксу, Карт, Такталачык, Түбән Гәрәй, Уразай, Шәрип, Илчебай, Куян, Мерәс, Актанышбаш, Чөгәнә, Ирмәш авыллары үзешчәннәре тарафыннан концертлар тамашачы һәм жюри игътибарына тәкъдим ителде инде.

Смотр концертларына авыл җирлекләре башлыкларының җитди карашы, нык игътибары сизелә. Мәдәният хезмәткәрләренең, үзешчән сәнгатькәрләрнең дә тырышып әзерләнгәнлекләре күренеп тора.

Сәхнәгә яшьләр дә, урта буын вәкилләре дә, өлкәннәр дә актив тартылган. Әмма техник базаның бик түбән, ярлы булуы сәнгатькәрләрнең репетицияләр ясау һәм табигать бүләкләгән сәләтләрен тулаем ачу, күрсәтү мөмкинлеген чикли.

Авыл үзешчәннәренең смортр концертлары алга таба да дәвам итәчәк.

Район үзәгендәге оешмалар арасында смотр концертлары 1 нче апрельдән башлана. Жюри тарафыннан иң уңышлы дип табылган чыгышлар йомгаклау концертында тамашачылар хозурына тәкъдим ителәчәк.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации