"Алтын алка" безнеке!

 

13 -14 март көннәрендә Актанышның “Лачын” боз спорт сарае кунаклар кабул итте – биредә 1998-2000 нче елгы кызлар  арасында “Алтын алка” клубы призына хоккей буенча Бөтенроссия ярышларының республика этабы финал турниры узды. Ярышларда республикабызның иң көчле 4 командасы – Байлар Сабасыннан “Тимерхан”, Мамадыш, Казан, һәм Актаныштан “Лачын” (тренерлары А.П.Долгов) көч сынашты. 

Актаныш кызлары бер-бер артлы бар көндәшләрен дә: сабалыларны 5:0, казанлыларны 5:2, мамадышлыларны 2:0 исәбе белән җиңеп чыктылар. Шул рәвешле, әлеге дүртлектә лаеклы беренче урынны яуладылар.

Башка уеннарның нәтиҗәләре:

Байлар Сабасы – Мамадыш, 3:2,

Казан – Мамадыш, 3:0,

Байлар Сабасы – Казан, 6:0.

Гомуми очколар саны буенча, Казан шәһәре кызлар төркеме 3 очко җыеп, III урынга ия булдылар. 5 очко белән Сабадан “Тимерхан” II урынга чыкты. Безнең Актанышның “Лачын” кызлары, 9 очко җыеп, алдан әйтеп үткәнчә, мәртәбәле I урынны яуладылар.

“Алтын капка” клубы призына Россия финал ярышларында катнашу өчен хәзер Актаныш БЯСМнең “Лачын” командасы базасында Татарстан Республикасының җыелма командасы тупланачак.

Турнирны ябу, җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында Актаныш муниципаль район башлыгы Э.Н.Фәттахов хоккейчы кызларны, аларның әти-әниләрен, тренерларны чын күңелдән тәбрикләп, рәхмәтләрен белдерде:

- Үзебезнең “Лачын” кызларына карап, чын горурлык хисләре кичерәм. Әле кайчан гына мондый җиңүләр турында уйламый да идек, ә бүген безнең кызлар Россиядә танылу алдылар. Алар Татарстан җыелма командасының төп көчен тәшкил итә. Киләчәктә дә сезгә уңышлар телим”,-диде район башлыгы, җиңүчеләрне котлап кубок, мактау грамоталары һәм һәр хоккейчыга медальләр тапшырды.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации